САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чаллыда фельдшерның аркасына пычак белән кадаган хатынны хөкем итәләр

Бүген Яр Чаллының шәһәр судында, 29 яшьлек Зәй кешесе Евгения Рябовага карата РФ ҖК 105 "Хезмәт эшчәнлеген башкарган кешегә һөҗүм итү" маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшен карау дәвам итте, - дип яза"Челнинские известия". "Челнинские известия" алдан хәбәр иткәнчә, 25 март көнне ГЭС бистәсенең 8/4А адресы буенча урнашкан тулай торакка ашыгыч...

Бүген Яр Чаллының шәһәр судында, 29 яшьлек Зәй кешесе Евгения Рябовага карата РФ ҖК 105 "Хезмәт эшчәнлеген башкарган кешегә һөҗүм итү" маддәсе буенча кузгатылган җинаять эшен карау дәвам итте, - дип яза"Челнинские известия".

"Челнинские известия" алдан хәбәр иткәнчә, 25 март көнне ГЭС бистәсенең 8/4А адресы буенча урнашкан тулай торакка ашыгыч ярдәм чакыралар. Ярдәмгә 5 айлык кыз бала мохтаҗ була, әтисе сүзләренчә кыз ашаганнан соң коса. Бүлмәдә хуҗа һәм баланы карар өчен чакырылган хатын - кыз була. Өстәлдә спиртлы эчемлекләр дә була. Фельдшер Ирина Западнова кызны карый һәм бүлмәдәге антисанитария шартлары һәм баланы тиешенчә карамаган өчен кисәтү ясый, бала чишенгән килеш пычрак диванда яткан була. Моңа җавап итеп аек булмаган кунак хатын пычак белән табибның аркасына кадый.

Аннан соң, ашыгыч медицина ярдәме 53 яшьлек табиб ханымның үзенә кирәк була. Аны Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып китәләр һәм операция ясыйлар. Хастаханәдән чыкканнан соң, ул ашыгыч ярдәмдә эшләвен дәвам итә. Гадәттән тыш хәл килеп чыккач аңа фельдшерлар оешмасы матди ярдәм күрсәтә.

Бүген, судта Евгения Рябова, башка көннәрдәге кебек үк, битен кәгазь белән каплый. Утырышлар залында аның якыннары бар иде: әти - әнисе, яшьле күзләрен оныгыннан алмаган әбисе. Чакырылган шаһит - биш айлык кызның әтисеннән - фаҗиганең нечкәлекләрен искә төшерүен сорадылар. Аз кына ишетерлек тавыш белән ул бәлале көн турында сөйләргә тырышты. Ачыклык кертүче барлык сорауларга да ул бертөрле: "Хәтерләмим..." дип җавап бирде.

Судья сорау алу материалларын укып чыккач барысы да уз урынына кайтты. Гаепләнүчегә килгәндә, медицина документлары буенча, ул, табиб балага иелеп торган вакытта аңа пычак белән һөҗүм иткәндә үз - үзен белештермәү хәлендә булган. Яшь ханым "психик тайпылышлар" белән интекми, социаль-педагогик тәртипсез тормыш алып бара, кисәтүләргә үпкәли.

Реклама

Евгения үз гаебен өлешчә таныган.

Дәүләт гаепләүчесе тәкъдиме белән киләсе суд утырышында тикшерүчене тыңлау һәм өстәмә документ - өйгә килеп авыруларны караучы фельдшерның хезмәттәге бурычларын тикшерү булачак.

Суд утырышыннан соң гаепләнүченең Зәйдән килгән әбисе, сак астында булган оныгы янына барырга омтыла.

Ә коридорда тыныч кына: "Ничек мондый хәл килеп чыга алган? Ул безнең шундый кечкенә, тыныч, чебенне дә рәнҗетмәс. Пычакка тотынуына ышанмыйм..." диде.

Прокурор тикшерүләре нәтиҗәләре буенча, кызның әнисе, ире белән талашканнан соң ул кичтә өендә булмый, ул РФ Административ хокук бозулар Кодексының 5.35 - "Ата - ана бурычларын үтәмәү" маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылган. Хәзерге вакытта сабый Балалар йортында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев