САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Cарманлылар больничныйларның кайсын үз итә?

 2017 елның 1 июленнән бөтен ил буенча электрон больничныйлар гамәлгә керде. “Электрон больничныйларны кулланышка керткәнче, иминиятләштерүчеләр өчен  өйрәтү эшләре алып барылды.

Медицина оешмалары,  иминиятләштерүчеләр белән килешүләр төзелде, - ди социаль иминиятләштерү фондының район  буенча баш белгече Нурия Курбиева.-
Табиб пациентка больничный тутыру өчен талон бирә. Бу талонны эш бирүчегә тапшырырга кирәк. Шунда ук, больничныйның номерын күрсәтеп, гариза язарга кирәк.
Оешма хисапчысы социаль иминиятләштерү фонды системасына мөрәҗәгать итә”. Республика буенча 108 дәвалау учреждениесе шушы система буенча эшли башлады. Районда электрон больничныйларга күчү уңышлы гына алып барыла. Республика күләмендә без – алтын урталыкта. Беренче январьдан алып бу көнгә барлыгы 4469 больничный бирелсә, шуның 585е – электрон версиядә. Табиб компьютер программасына тиешле мәгълүматны кертә һәм аны  көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән хаклый, бу үзе үк ялган больничныйларга юл калдырмый.  Әлбәттә, кеше ияләнеп өлгергән кәгазь варианттагылары да  - гамәлдә. Ә шулай да сезнең өчен больничныйларның кайсысы уңай: кәгазь форматтагысымы, электронымы? Бу хакта тулырак  “Сарман” газетасының 6 июль саныннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев