Сарман яңалыклары

"Сарман" газетасы - Сарман районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чаллыда яшәүче ир-ат мошенникларга 1,6 млн сум һәм автомобилен бирде

Чаллыда яшәүче ир-ат мошенниклар тозагына эләгеп, зур күләмдәге акчасын һәм шәхси автомобилен югалткан.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына сылтама белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, җинаятьчеләр ир-атны ун көн дәвамында алдаган.
Башта явыз ниятлеләр посылка илтү хезмәткәрләре булып шалтыратканнар һәм СМС-кодны белешеп, аның шәхси кабинетына да, банк счетларына да керү мөмкинлеген алганнар. Тиздән аның белән үзләрен хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган ялган вәкилләр элемтәгә кергән. Алар ир-атны имештер шикле операцияләр өчен җинаять җаваплылыгы белән куркыта башлаганнар.
Көчле психологик басым астында калган ир-ат 1 млн сумга кредит алган, үз машинасын саткан һәм барлык акчасынмошенниклар счетына күчергән. Үзен алдауларын аңлагач, Чаллы кешесе полициягә мөрәҗәгать иткән. Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылган, полиция мошенникларны эзли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев