САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел республикада илкүләм проект нигезендә 44 юл объектын төзекләндерәчәкләр

Казан агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты нигезендә — 27, Чаллыда — 15, Түбән Камада ике объект төзекләндереләчәк.

Моның өчен 4,6 миллиард сумга якын акча тотылачак, шуның 2,1 миллиарды - федераль бюджеттан. Бу хакта республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Югарыда телгә алынган проект гамәлгә ашырыла башлаганчы, республика хәзерге вакытта илкүләм проект составына керә торган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» өстенлекле федераль проектында катнашты.
Проектның өстенлекле бурычы – тиешле нормативларга туры килә торган юлларның өлешен арттыру. Әлеге проект - илдә 2019 елның гыйнварыннан бирле РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.
Узган ел республикада бу проект буенча гомуми озынлыгы 205,8 чакрым булган 173 юл объекты төзекләндерелгән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X