САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Быел республика юлларын ремонтлауга 8,2 млрд сум акча каралган

Аңа барлыгы 254 километр юлны төзекләндерү күздә тотылган.

Агымдагы елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында республикада 254 километр озынлыктагы юлларны төзекләндерү каралган. Моның өчен 8,2 миллиард сум бүленгән.
Шул исәптән төбәк әһәмиятендәге 64 километр юл, ә Казан агломерациясендә — 106 километр, Чаллы агломерациясендә — 77 километр, Түбән Кама агломерациясендә 2 километр юл ремонтланачак.
Әлеге эшләр нәтиҗәсендә норматив таләпләргә җавап биргән төбәк юллары 47 процентка җитәчәк, ә нормага туры килгән шәһәр агломерацияләре юллары күрсәткече 81 процеттан артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев