САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Буралы Чишмәдә Валентина Пайо һәм Николай Гомозовның бакчалары тирә-якка гүзәллек тарата

Минем күңелемә туган ягым кешеләре бик якын. Буралы Чишмә авылына Эстониядән кайтып төпләнгән яңа гаилә белән танышу да күңелле булды. Үзләре тамырлары белән безнең як кеше- ләре булып чыктылар. Аларга баруымның сәбәбе исә мондый: бу авылга икетуган абыемның хәлен белергә барганда, иң беренче хуҗалык булып шул йорт балкып утыра. Бер...

Минем күңелемә туган ягым кешеләре бик якын. Буралы Чишмә авылына Эстониядән кайтып төпләнгән яңа гаилә белән танышу да күңелле булды. Үзләре тамырлары белән безнең як кеше- ләре булып чыктылар. Аларга баруымның сәбәбе исә мондый: бу авылга икетуган абыемның хәлен белергә барганда, иң беренче хуҗалык булып шул йорт балкып утыра. Бер баруымда тирә-юне чәчәкләргә төренгән зур кишәрлекле йорт яныннан, туктамыйча, үтеп китеп булмады. Мине якты йөз белән хуҗа каршы алды. Танышкач, шунда ук өйгә чакырды,чәй, кәһвә тәкъдим итте, хуҗабикәне дәште. Мөлаем ханым белән ишек алдына аяк басуга, чәчәкләр патшалыгына эләккән шикелле булдым. Мәйданы да шактый зур, ә чәчәкләре шулкадәр күп! Абау, нинди генә төрләре юк! Күзне камаштырырлык матурлык монда. Бу кадәр гүзәллекне тудыручы, тәрбияләп торучы кешеләр - Валентина Пайо һәм Николай Гомозов. Чәчәклектә йөргәндә, тормыш, көнкүреш мәсьәләләренә туктала-туктала, һәр түтәлнең "хәлен белешеп", әңгәмә кордык. Алар Эстониягә 1975 елда киткәннәр, анда 1987 елга кадәр яшәгәннәр, икесе дә төзелештә эшләгәннәр. Аннан Әлмәткә күчеп кайтканнар. Ә 2007 елда Буралы Чишмәгә кайтып, шушы зур йортны сатып алганнар. Өр-яңадан эчен-тышын ремонтлап, аны гөлбакчага әйләндергәннәр, әле һаман төзекләндерәләр, яңарталар. Валентина Евгеньевна белән Николай Павлович - икесе дә 3 ел инде пенсиядә икән. Балалары исә Мәскәүдә, Кемеровода гаиләләре белән яшиләр. Чәчәкләр белән кызыксынып киткәннәр дә, хәзер инде мавыгып, яратып эшлиләр, иркәләп-назлап, аларның бик күп төрен үстерәләр, иртә яздан кара көзгәчә чәчәк ата алар. Лалә, ирис, нәркис, гиацинт, пион, флокс кебек таныш чәчәкләрдән башлап, төрле төстәге хоста, люпин,гладиолуслар, дельфиниум, меңъяфрак, барвинок, анютины глазки һәм башкалар күзне иркәли, лилияләр һәм розалар исә аерым кишәрлекләрдә күп булып оешып, күзнең явын алып утыралар.Төрләрен санап чыгарлык та түгел, ничек тәрбияләп бетерәләрдер, белмәссең. Монда кыска гына булып үсә торганнары, уртача һәм озын буйлылары да планлаштырылып утыртылган, күпьеллыклары, берьеллыклары бар. Әле алар чәчәк кенә үстермиләр, башка җиләк-җимешләр, яшелчәнең бар төрләре бар зур бакчаларында. Агачлар да күп. Алар зур мәйданда, үзенчәлекле итеп, матур формада ап-ак табигый ташлардан торган тәбәнәк койма белән әйләндереп алынган. "Әле без төзекләндерә башладык кына", - диләр үзләре. Бизәкле өстәл-урындыклы чәй эчү урыны да ясап куйганнар, оныкларына батут та бар. Мин килгәндә, бу матурлыкта ял итеп, авылның саф һавасын сулап, безнең якларның гүзәллеген күреп, әле генә Донбасстан, Мәскәү, Кемерово шәһәрләреннән кайткан туганнары кунак булып киткән иде. Сокланырлык та шул! Матур яши безнең якта халык. Гүзәллекне үзе тудырып, муллыкның кадерен белеп яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев