САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу язда армиягә 50 егет китәчәк

Бу язда армиягә 50 егет китәчәк.

Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, быелның апрель-июль айларында армия яшендәгеләр хәрби хезмәткә чакырыла башлады. Язгы чакырылыш кампаниясе  1 апрельдән старт ала һәм ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Бу язда районыбыздан 50 егетне армия сафларына алу күздә тотыла.

Башка еллардагы кебек, алар хәрби хезмәтне  коры җир гаскәрләрендә – ракета, мотоукчы, танк частьләрендә, шулай ук хәрби һава көчләре һәм безнең район шефлык иткән Сергиев  Посадта  үтәчәк.

2 апрель көнне район хәрби комиссариатында хәрби комиссар Дашгын Гасанов рәислегендәге чакырылыш комиссиясе утырышы булды.  Иллеләп егет комиссия алдында җавап тотты. Кайберләре сәламәтлеге торышы, бер ишләрен, укуларын дәвам итү сәбәпле, хәрби хезмәткә алу кичектерелде. Күпләренә якын көннәрдә “повестка” киләчәк. Аларның, кайда  гына  хезмәт итсәләр дә,  ил алдындагы бурычларын намус белән үтәп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.

 

.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев