САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

БУ КЫЗЫК: Гагаринга күпме түләгәннәр?

Әлеге зур батырлыгы өчен ил тарафыннан ничек хәрмәтләнгәнен күпләр белмидер әле.

1961 елның 12 апрелендә, кешелек тарихында иң тәүгеләрдән булып, галәмне буйсындырган Юрий Гагарин турында бездә генә түгел, гомүмән җир шарында белмәгән кеше юктыр. Чөнки кешелек дөньясы өчен иң масштабтабл ызур вакыйгаларның берсе булды ул. Әмма әлеге зур батырлыгы өчен ил тарафыннан ничек хәрмәтләнгәнен күпләр белмидер әле.  


Америка белән куышлы уйнаган ул чорда безгә зур җиңү бүләк иткән Юрий Гагаринга иң саллы бүләк буларак Советлар Союзы Герое Йолдызын бирделәр. Әмма, билгеле нужа күрми яшәр өчен бу гына аз булыр иде. 


Исән-имин җиргә әйләнеп кайткан Юрий Гагаринга СССР хөкүмәте тулысы белән мебельләштерелгән 4 бүлмәле фатир һәм ул чорда күпләр өчен тәүге хыял булган “Волга” автомобиле бүләк иткән. Дөрес, бүгенге чор белән чагыштырганда, аеруча ел дәвамында бер тапкыр да туп типмәгән футболчыга яки кәшәкәсен тота белмәгән миллионер хоккейчыларыбызга күрсәтелгән матди хөрмәтләү белән чагыштыргандабигрәкләр дә тыйнак бүләк сыман тоела бу. Тик чорына күрә зур хөрмәтләү булгандыр. Өстәвенә, хөкүмәт тарафыннан, Ю. Гагаринны һәм гаиләсен рәхмәт йөзеннән көнкүреш техникасы (телевизор, суыткыч, тузан суырткыч һ.б),  дефицит кием-салым белән тәэмин итәргә дигәняшерен боерык чыгарыла. Аның нигезендә ил батырының тормыш иптәше Валентинагадефицит күлмәк, пальто, балаларына кровать, уенчык, өс киеме белән тәэмин ителә һәм Гагаринның үзен  шулай тулысы белән киендергәннәр.


Галәмне буйсындырып күкләргә чөелгән каһарманның якыннары да хөрмәтләүдән читтә калмаган.

Әти-әнисенә йорт, көнкүреш техникасы, шулай ук дефициттоварлар, ә бертуганнарына икешәр мең сум акча биргәннәр. 1960 нчы елларда уртача хезмәт хакын 74 сум булганын исәпкә алсаң, чорына күрә гаять зур акчаларбулган ул. Беренче карашка бик гади генә хөрмәтләү кебек тоелса да, дефицитка интегеп көн күргән совет кешесе өчен моннан да зуррак бүләк була алмагандыр шәт. Әмма бүгенге күзлектән караганда, кешелек дөньясы өчен зур адым ясаган шәхескә күрсәтелгән бу хөрмәт ифрат аз кебек тоела. 

 

  • Бүгенге көндә, Җир шары орбитасына ярты еллык командировкага очкан космонавтлар 8-9 млн. сум хезмәт хакы ала (1 айга 1,5 млн сум). 20-25 ел космос өлкәсендә эш стажы булганнарга уртача 40-80 мең күләмендә пенсия түләнә. 
  •  
  • АКШ очучылары айга 600-700 мең сум акча эшли. Ауропа космонавтлары аена 350-500 мең сум хезмәт хакы ала. Канаданың космик белгечләренә аена 1 млн сум түләнә. Әмма шунсы кызык, Канаданың бер космонавты да әлегә космоста булмаган.
  • http://aktanysh-rt.ru/news/obschestvo/bu-kyzyk-gagaringa-kpme-tlgnnr
  • Фото:https://vk.com/intertatgazeta

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев