САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бу көнгә без дә кушылыйк

Америкада бүген – 15 май көнне Хайваннарның югала баручы төрләре көнен билгеләп үтәләр.

Бу көнне америкалылар кешеләрне табигатьне сакларга чакыралар, моның өчен ни эшләргә мөмкин булганлыкны исләренә төшерәләр. Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, тере организмнарның 4749 төре, шул исәптән хайваннарның – 2427, үсемлекләрнең 2314 төре - юкка чыгу алдында. Белгечләр әйтүенчә, аларның күпчелегенең югалу чигенә җитүенә кешеләр гаепле. Соңгы илле ел эчендә сирәк очрый торган тере организмнарның 50 проценттан артыгы юкка чыккан. Шунысын да әйтергә кирәк: безнең планета әле тулысынча өйрәнелеп бетмәгән дип әйтергә тулы нигез бар. Мәсәлән, соңгы ун ел эчендә биологлар хайваннар һәм үсемлекләрнең йөз меңнән артык яңа төрен ачыклаганнар.Шунысы да кызыклы: һәркем яңа төр фауна яки флораны ачучы була ала. Әйтик, “Титаник! Фильмын төшергәндә, Джеймс Кэмерон яңа төр диңгез кысласын ача. Белгечләр фаразлавынча, Дөнья океаны суларында безгә билгесез йөзләрчә мең төрле балык һәм башка җан ияләре яши һәм билгесез организмнар коры җирдә дә аз түгел.
Зөлфия Шәрипова язмасы

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев