САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бу кадәр авырлык, кайгы-хәсрәт күрермен дип уйламаган идем”, - ди Әминә апа

Шулай да язмышыннан һич тә зарланмый Әминә апа. “Аягым йөри, колагым ишетә, күзләрем күрә, ашый, йоклый алам”, - ди ул, тормышыннан канәгать булуын белдереп.

Зөлфия Шәрипова, Сарман

 Арабызда язмышка үпкә саклаучылар, тормыштан канәгать булмаучылар да очрап тора. Шул ук вакытта туганнан бирле сындырырдай тоелган сынауларда да сынмыйча, үзләренә килгән бөтен кайгы-хәсрәтне, каршылыкларны җиңеп, аягында нык басып кала алган, булганына канәгать булып, үзен бәхетсезләр рәтенә кертмәгән кешеләр дә бар. Түбәндәге язмам герое да – шундыйларның берсе.

 

“Әти туныннан аш пешердек”

 

Сугыш бара, өстәвенә - ятимлек... Әниле балаларның да тормышы гаять авыр булганда, ятимнәрнеке турында әйтәсе дә юк инде.

  • Ачлыкка, ялангачлыкка чыдар чама юк. Әтинең сары туны бар иде. “Тиресен өтеп, шушыннан аш пешерәбез”, - ди беркөнне апа. Тырыша-тырыша тирене чистарттык – аш ашаячакбыз бит. Апа тирене вак итеп турап, казан асты. Төртеп җибәрергә шырпы юк! Каяндыр чакматаш табып, көч-хәл белән ут тергезеп җибәрдек. Ашыйсы шулкадәр килә – казанны барабыз да карыйбыз, барабыз да карыйбыз. Тире шулпасының өреләре чыккан иде. Тик салырга тоз да, бәрәңге дә юк. Шулвакыт Шәрифҗан абый Кудашев килеп керде. “Ни пешерәсез, балалар? Нинди ис чыккан?” – ди. Шулпаны кабып карады да: “Тозы юк икән бит моның”, - ди. “Кешегә әйтмәгез”, - дип, кичен бер кисәк мал тозы алып килеп бирде. Бигрәк әйбәт кеше иде, урыны җәннәттә булсын берүк. Ул тозны ашка салдык. Әле күпмедер вакыт ялап торырга да җитте. Ачлыктан ачы хәлләр юк, ипи бөртеген күрсәм, беркайчан да җирдә калдырмам, дидем, һәм гомер буе икмәкнең валчыгын да әрәм итмәдем, - дип сөйли Әминә апа.

Авыр эш тә үзәгенә үтә. 11-12 яшьтән борчак ура, молотилкага көлтә биреп тора башлый ул. Ә бервакыт аңа һәм тагын бер кызга иртәнге икедә үк басу тырмаларга барырга кушалар. Ничек сабый дип әйтерлек кыз балаларга ышанганнардыр? Аларны атка күтәреп менгереп утырталар һәм бик нык кисәтәләр: “Берүк йоклап китә күрмәгез! Йоклап китсәгез, аттан егылып төшеп, имгәнеп үлеп китүегез бар! Кайткач, ипи бирәбез.” Эштән соң кызларны аттан кабат күтәреп төшерәләр. Тик аяклары аерылып катып калган, атлап китә алмый интегәләр. Аларны кабат атка утыртмыйлар.

 

“Кояшлы” балалар һәрчак кояшлымы?

 

Туган якларында Әминә апа икенче гаилә кора. Икенче никахтан кызы Гөлсинә туа. Уллары турында: “Ике улым – ике таянычым”, - дисә, бүгенге көндә кызы хакында болай дип әйтә алмый ана. Хәер, башта барысы да яхшы була. Гөлсинә югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлый, матур гына эшли башлый, кияүгә чыга. Беренче улларына Чыңгыз дип исем кушалар. Ләкин Гөлсинәнең гаилә тормышы барып чыкмый. Ул әти-әнисе янына кайта. Тик соңрак ир белән хатын кабат кушыла. Нәтиҗәдә дөньяга икенче уллары Нариман килә. Ләкин бала авыру - Даун синдромлы булып туа. Санаулы атналардан соң ананың да сәламәтлеге какшап китә. Гөлсинә шактый вакыт хастаханәдә ята, аягына басса да, сөйләшә алмый торган булып кала.

  • Баланы монда калдырыгыз, инвалидлар йортына бирәбез, - ди Чаллы табибы Әминә апага.

Ә ул кулындагы биләүдә көлеп яткан сабыйга карый да, “Юк!” – дип җавап бирә.

Бүгенге көндә егеткә 17 яшь. Табиблар әйтүенчә, Даун авыруының да төрле формасы була: җиңеле, уртача авырлыктагысы, авыры. Җиңел формасы вакытында бала сөйләшә дә ала, мәктәп, институт бетереп, акыл таләп иткән эштә дә эшли ала, диләр. Кызганычка каршы, көлеп кенә торган сөйкемле Нариман, кайбер сүзләрне әйткәләсә дә, аның телен әбисе белән Марат абыйсы гына аңлый.

  • Акыл сабый баланыкы кебек шул, башы эшләми. Өч телевизор ватты, 7 телефонны ашка яки суга салды, ике тавыкны үтерде. Теләсә-кайчан газны ачып куйган чаклары да булды. Урамга чыгып китсә, өйгә кайта белми, - ди Әминә апа.

 

Баланы кем алыр?

 

Мәктәп яшенә җиткәч, Нариманны күрше райондагы Ташлыяр коррекцион мәктәбенә укырга илтеп караганнар, тик берникадәр вакыттан соң кире китергәннәр. Ияләшеп китә алмаган ул анда.

  • Уртача, авыр формадагы балалар мәктәптә укый алмыйлар, аларның акылы сабый баланыкы кебек була, - диләр табиблар да.

Бүгенге көндә Нариман Актүбәдә дәвалана.

  • “Пока, әби!” – дип кереп китте. Ике төн йоклый алмадым, сагынам, - ди Әминә апа.

“Үлеп китсәм, бала кем кулларына калыр”, - дип тә борчыла ул. Ә  инвалид бала тәрбияләүне һич кенә дә авыр итеп кабул итми ул.

  • Олыгайган көндә җилкәгезгә шушы кадәр җаваплы һәм авыр йөк төшәр дип уйлаган идегезме? – дип сорыйм аннан.
  • Бу кайгыларны күрермен дип һич тә уйламадым. Тик улымны бик яратам. Аягым йөри, колагым ишетә, күзләрем күрә, ашый, йоклый алам. Укучыларым хәлемне белешеп торалар, мәктәп хәзер дә төшләремә керә. Дөньяны, кешеләрне яратам, - ди ул, тормышыннан канәгать булуын белдереп.

Ә шулай да оныгы язмышы өчен бик борчыла. Аның үзе үлгәч тә дәүләт учреждениеләрендә түгел, якыннары янәшәсендә яшәвен тели. Шул ният белән баланың әтисенә шалтыраткан. “Кайтырбыз, сөйләшербез”, - дигән өметле сүз әйткән инде утыз бер яшен тутырган абыйсы Чыңгыз. Һәрвакыт кайткалап тора, ди әбисе аның хакында. Аннан соң, 18 яше тулгач, Рәшит абыйның опекунлык срогы да чыга икән.

- 18 яшь тулгач, әлеге граждан өстеннән опекунлык алына, үз-үзен карый алмаса, аңа яңадан опекун билгеләргә кирәк була, - ди опека һәм попечительлек бүлеге баш белгече Резедә Габделгазизова. Тик өлкән яшьтәге кешеләрне опекун итеп билгеләүнең четерекле яклары шактый икән.

Җаваплы оешмалардан хәбәр итүләренчә, Нариманга пенсия түләнә һәм аңа туры килә торган торак өлешенең 50 проценты өчен торак-коммуналь хезмәтләргә түләүгә ташлама ясала.

Язманы тулысы белән газетабызның 12 август саныннан укый алачаксыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гыйбрәтле язмышлар