САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөтенроссия сан алу кампаниясе төгәлләнде

.

14 ноябрьдә районда Бөтенроссия сан алу кампаниясе төгәлләнде. 
 Федераль статистика хезмәтенең район бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, ул тыныч үткән. Сан алуда катнашучыларның 6 проценты аны - Дәүләт хезмәтләре порталы аша, 9 проценты стационар сан алу участокларында, күп функцияле үзәкләрдә үткән, халыкның 85 процентына сан алучылар өйләренә барганнар. Бер сан алучыга уртача 550-650 хуҗалык туры килгән.
 - Сан алучылар планда каралган барлык хуҗалыклар буенча мәгълүматлар алдылар, шулай ук барлык күрсәткечләр үтәлде, - диде Федераль статистика хезмәтенең район бүлеге начальнигы Сирина Чуркина. 
 Бүгенге көндә “Татарстанстат” сан алуда катнашкан планшет-компьютерларны җыю өстендә эшли, аннан соң ул мәгълүматларны эшкәртә башлаячак. Заманча технологияләрне куллану нәтиҗәсендә халык санын алу кампаниясе нәтиҗәләре 2022 елның декабрендә үк билгеле булачак. Бу - элеккеге сан алу кампанияләре вакытындагыдан өч тапкырга тизрәк.
 Зөлфия Шәрипова язмасы

Фотолар - Федераль статистика хезмәтенең район бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев