САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бөтенроссия акциясе кысаларында Петровка Завод мәктәбендә информатика дәресләре узды

«Саннар дәресе» белем бирү чарасында 8 нче сыйныфта «Зур мәгълүматлар»темасына дәресләр үткәрелде. Акциянең максаты-яшьләр, ата-аналар һәм педагогларның игътибарын саннар белән эшләүнең мөһимлегенә юнәлтү.

Укучылар чара турында видеоролик карадылар, «зур мәгълүматлар» төшенчәсе, зур мәгълүмат чыганаклары, куллану өлкәләре һәм анализ үрнәкләре белән таныштылар. Мәктәп укучылары шәһәрнең виртуаль урамында да мәгълүмат җыючы объектларны табып, бу мәгълүматларны ничек кулланырга мөмкин икәнлеген белделәр.

Балаларны нинди мәнфәгатьләр берләштерүен аңлау өчен, барысына да кызыклы һәм күңелле булган кичә оештырдык. Моннан тыш, укучылар

профориентация тестын уздылар һәм зур мәгълүматлар өлкәсендә үзләренә нинди һөнәр күбрәк туры килүен белделәр.

Укучылар информатиканы, аерым алганда программалаштыруны өйрәнүгә зур кызыксыну белдерделәр. Тренажерны узган барлык катнашучылар да «Саннар дәресе»н уңышлы узган өчен сертификатлар алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев