САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

«Бөтендонья СПИДка каршы көрәш» атналыгы кысаларында Илексаз мәктәбендә төрле чаралар уздыру планлаштырыла

Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52...

Дөнья җәмәгатьчелеге 1 нче декабрьне Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр 1988 нче елның 1 нче декабрендә, барлык илләрнең сәламәтлек саклау министрлары очрашуында ВИЧ/СПИД буенча мәгълүмат алмашуны киңәйтүгә өндәмә булгач, билгеләп үтелә. Россиядә ВИЧ-инфекция белән авыручылар саны арта бара. Инфекциянең таралуы буенча ил дөньяда 52 нче урында тора. Бу - бөтен халыкның 1,1 проценты - вирус йөртүчеләр, дигән сүз. Чагыштыру өчен берничә сан: АКШ - 68 нче урында, халкының 0,6 проценты вирус йөртә, Таҗикстан - 87 нче, Кытай - 115 нче, Казахстан - 119 нчы урында.
Ел саен бу көн дөньяның бөтен төбәкләренә таралыш алучы ВИЧ-инфекция һәм СПИДка каршы көрәшү буенча көчләрне ныгытуга хезмәт итә. ВИЧ-СПИД белән бәйле барлык катлаулыкларны аңлап, БМО 1996 нчы елда алты бөтендөнья оешмасы берлеген булдыра. СПИДка каршы көрәш символы булып кызыл тасма санала, бу өлкәдә бер акция дә аннан башка узмый. Бу тасма СПИДның гәүдәләнеше буларак 1991 нче елның язында уйлап табыла. Идея рәссам Франк Муруга карый. СПИД авыруын 1981 нче елның 5 нче июнендә Американың авырулар өстеннән контроль үзәге теркәгән.
- «Бөтендонья СПИДка каршы көрәш» атналыгы кысаларында Илексаз мәктәбендә төрле чаралар уздыру планлаштырыла. Бүген атналыкта узучы чаралар белән таныштырылды. Өлкән сыйныф укучылары белән берлектә буклетлар ясалды һәм авыл халкына тартылды, - дип хәбәр итә Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина.

фото һәм язма материалны Гөләндәм Хәлиуллина җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев