САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңгене алмалардан утыртабызмы?

Быел бәрәңге уңышы әйбәт күренә. Аны инде ала башлаучылар да бар.

 Аеруча иртә өлгерә торган сортларын. Бәрәңге уңган елны аның алмасы да күбрәк була, диләр. Чыннан да, бакчадагы бәрәңге сабагында ямь-яшел кечкенә алмалар шактый күренә. Ә менә бәрәңгене шул орлыклардан үстерсәң, уңышы да мулрак була, төрле авыруларга да бирешми икән. Хаклыгын тикшерү авыр түгел, утыртып карамый булмас. Ә үстерү таләпләрен хәзер интернет челтәрендә табу авыр түгел. Орлыкларын алмалар саргаеп өлгергәч аласы һәм язда, помидор кебек, тартмаларга утыртасы. Бакчага 40-45 көннән чыгарырылык исәп белән утырту кирәк. Беренче елны бәрәңгеләр бик зур булмаска мөмкин. Әмма болай эшләү үзен аклый, диләр белгечләр. Бәлки, сезнең дә шулай утыртканыгыз бардыр, кадерле дуслар. Фикерләрегезне көтәбез.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев