САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәрәңге турында белә идегезме?

Бәрәңгегә дан, мактау сүзләре генә аздыр! Бәрәңге! Нәрсә соң ул? Авыр сугыш елларында ачтан үтермичә алып калган кәлҗемә ул. Бүгенгесе көнне дә өстәлләрдән төшмичә, тәнгә сихәт, көч бирүче безнең бакчаларда тәгәрәшеп үсүче йодрык кадәрле, йомры гәүдәле тәмле ак, кызыл, шәмәхә, аклы-кызыллы, сары төстәге ризык ул. Бәрәңгедән мул уңыш алу күңелгә рәхәтлек бирә.

Бәрәңгенең туган җире- Чили.1553 елда “Хроника Перу” китабында языла. Папас- җир чикләвегенең бер төре. Пешкәч, пешкән каштан кебек йомшак. Трюфель кебек юка кабыклы. Кылтыклар аның чәчкәсен эшләпәгә, чәчкә кадый. Башта ул нык ачы була. Бер кеше дә аны яратмый. Кеше шуңа утыртырга теләми. Ә менә Франциядә, чәчәк ата башлагач, һәр төпкә каравыл куйганнар. Шулай кызыксыну уяталар. Россиядә Петр 1 вакытында 1700 елда утыртып карыйлар. Ул Голландиядән 1 капчык бәрәңге җибәртә, ләкин кызыксыну тапмый. Яңадан 60 елдан соң Екатерина 4 искә төшерә. 1765 елда Сенат Указ чыгара: бәрәңге утыртырга, халыкны ачлыктан сакларга кирәк! Ләкин эш ныклап 1870 елдан гына башлана.

Бәрәңгенең нинди файдасы бар? Башка яшелчәләргә караганда 2-3 тапкыр күп ул. Организмдагы шлакны чыгарырга булыша, бөер, йөрәк-кан системасы авыру кешеләрнең диетасына кертелгән, ашказаны авыртучыларга согын эчертәләр.

Көлгә күмеп пешерелгән бәрәңгене соңгы тапкыр кайчан ашадыгыз? Без пешердек. Тәмле-е-е!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев