САРМАН
  • Рус Тат
  • Бозлар китәр чак

    Яз аена кергәч, күпләп кар яву, кинәт җылыту нәтиҗәсендә быелгы ташулар узган еллардагыдан көчлерәк булулары белән аерылып тордылар. Илнең күп кенә төбәкләрендә торак пунктлар су астында калды. Йортларга су керү очраклары безнең республиканы да читләтеп үтмәде. Бу көннәрдә республика, район җитәкчелеге дә төп игътибарны ташу чорында иминлекне тәэмин итүгә юнәлтте....

    Яз аена кергәч, күпләп кар яву, кинәт җылыту нәтиҗәсендә быелгы ташулар узган еллардагыдан көчлерәк булулары белән аерылып тордылар. Илнең күп кенә төбәкләрендә торак пунктлар су астында калды. Йортларга су керү очраклары безнең республиканы да читләтеп үтмәде. Бу көннәрдә республика, район җитәкчелеге дә төп игътибарны ташу чорында иминлекне тәэмин итүгә юнәлтте. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышларында, район киңәшмәләрендә сүз алып барылды.
    Экстремаль очракларда исән-сау калырга өйрәтүче белгечләр исәпләвенчә, кеше күп очракларда үз бәхетсезлегенә үзе гаепле. Имин булыйм дисәң, теләсә нинди гадәттән тыш хәлгә әзер булырга, дөрес хәрәкәт итә белергә кирәк. Су басучы районнарда, авылларда кешеләр үзләре дә су басу күләмен шактый киметә яки булдырмый кала алалар. Су агу өчен канаулар, суга каршы кечкенә дамбалар ясау гади генә чаралар булсалар да, шактый роль уйныйлар. Су керү куркынычын сизү белән, тавык, каз, үрдәк кебек кош-кортны чардак кебек биегрәк урыннарга ябарга киңәш итәләр белгечләр. Ә сыер кебек эре терлекләрне мөмкин кадәр биегрәк урыннарга алып барып, бәйләп куярга мөмкин.
    Кызганычка каршы, язгы ташу чорында, аннан соң балалар, хәтта өлкәннәрнең дә суга төшү очраклары күзәтелгәне бар. Белгечләр суга төшкән кешеләрнең үлеменә беренче чиратта өшү сәбәпче булганлыгын әйтәләр. Су һавага карый җылыны 25 тапкырга тизрәк үткәрә. Шуңа күрә салкын суда кеше бик тиз туңа. Тән температурасы 35 градустан түбәнрәк төшә икән, моның ахыры аянычлы булырга мөмкин. Гипотермия хәленә җиткән кешегә кайнар чәй эчертергә, җылы коры кием кидертергә киңәш ителә. Ягылган мунчада җылыту да нәтиҗәле чара булып тора.
    131 нче янгын часте начальнигы Илдар Гыйззәтуллин хәбәр иткәнчә, алдан күрелгән хәзерлек чаралары нәтиҗәсендә безнең районда бүгенге көнгә кадәр язгы ташу белән бәйле хәвеф-хәтәр күзәтелмәгән. "Районда 16 гидротехник корылма бар. Буаларда су күтәрелде, ләкин куркыныч чиккә килеп җитмәде. Бу корылмаларны авыл җирлекләре даими күзәтү астында тота. Районда бер-ике авылда гына ихатага су керү очрагы булды. Вакытында чара күрелеп, йортлар су керүдән сакланып калынды. Хәзерге көндә сулыкларда су кими башлады, шулай да халыктан уяулыкны югалтмавын сорар идем. Ә 2-3 нче апрель көннәрендә Минзәлә елгасында боз китте, гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәде", - диде ул.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: