САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Болгарда “Илаһи моң” җиңүчеләрен бүләкләделәр

Агымдагы елның 21 маенда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Изге Болгар җыены" узды.

 Аның кысаларында "Илаһи моң" Рухи мирас әсәрләрен башкаручылар фестивале дә үткәрелде. Безнең район мәдәният йортының "Илек" халык җыр һәм бию ансамбле, Мортыштамак мәдәният йортының "Чишмә" фольклор ансамбле, Зур Нөркәй авыл мәдәният йортының "Зөбәрҗәт" халык фольклор ансамбле, Чураш авылыннан Вәсимә Талипова да анда чыгыш ясадылар һәм зур уңышларга ирештеләр. “Авторлы мөнәҗәт” номинациясендә Вәсимә апа I дәрәҗә Дипломга һәм сертификатка лаек була. Зур нөркәйлеләр дә үз номинацияләрендә җиңү яулыйлар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев