САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Боламыкта һәйкәл ачтылар

6 майда Боламык авылында һәйкәл ачу тантанасы үтте. Яу кырына китеп һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасында авыл халкы, ветераннар, тыл батырлары, сугыш чоры балалары, яшьләр һәм балалары катнаштылар. Халык алдында авыл мәхәлләсе имамы Фәрит-хәзрәт, авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев, Сарманның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара...

6 майда Боламык авылында һәйкәл ачу тантанасы үтте. Яу кырына китеп һәлак булган авылдашлар истәлегенә һәйкәл ачу тантанасында авыл халкы, ветераннар, тыл батырлары, сугыш чоры балалары, яшьләр һәм балалары катнаштылар.

Халык алдында авыл мәхәлләсе имамы Фәрит-хәзрәт, авыл җирлеге башлыгы Мәҗит Әхмәтгәрәев, Сарманның «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, мәктәптә тарих укытучысы булып эшләгән һәм музей эшен алып барган Фәнүзә Салихова, Мортамак җирлеге ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйлева чыгыш ясадылар.

Һәйкәлгә чәчәкләр куйганнан соң 1 минут тынлык игълан ителде. Концерт номерлары күрсәтелде, табын оештырылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев