САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Блогерлар Сарманда да бар

Хә­зер­ге за­ман­ны ин­тер­нет­тан баш­ка күз ал­ды­на ки­те­рү мөм­кин тү­гел. Ке­ше­ләр аның ар­кы­лы та­ны­ша­лар, са­ту-алу бе­лән шө­гыль­лә­нә­ләр, фо­то­лар һәм ви­де­о­лар бе­лән бү­ле­шә­ләр, хәт­та ак­ча эш­ли­ләр... Ти­е­шен­чә, яңа «һө­нәр­ләр» дә бар­лык­ка ки­лә. Алар­ның бер­се - бло­гер­лык. Әле аның кө­не дә ту­ры ки­леп то­ра бит - бү­ген, 14 июнь­дә, Ха­лы­ка­ра бло­гер кө­не бил­ге­ләп...

Хә­зер­ге за­ман­ны ин­тер­нет­тан баш­ка күз ал­ды­на ки­те­рү мөм­кин тү­гел. Ке­ше­ләр аның ар­кы­лы та­ны­ша­лар, са­ту-алу бе­лән шө­гыль­лә­нә­ләр, фо­то­лар һәм ви­де­о­лар бе­лән бү­ле­шә­ләр, хәт­та ак­ча эш­ли­ләр... Ти­е­шен­чә, яңа «һө­нәр­ләр» дә бар­лык­ка ки­лә. Алар­ның бер­се - бло­гер­лык.

Әле аның кө­не дә ту­ры ки­леп то­ра бит - бү­ген, 14 июнь­дә, Ха­лы­ка­ра бло­гер кө­не бил­ге­ләп үте­лә. Ул ка­лен­дарь­да 2004 ел­да бар­лык­ка ки­лә һәм төр­ле тел­ләр­дә блог алып ба­ру­чы­лар­ны якы­най­та.

Әй­дә­гез, иң бе­рен­че эш итеп, блог­ның нәр­сә икә­нен бе­лик әле. Ди­мәк, блог ул - бер ке­ше­нең яңа­лык­лар тас­ма­сы бул­ган сайт яки ин­тер­нет­та шәх­си бите. Блог­ер шул бит­не яки сайт­ны (элект­рон көн­дә­лек­не) алып ба­ру­чы бу­ла ин­де. Ан­да үзең те­лә­гән те­ма­га яз­ма­лар, фо­то­лар һәм ви­де­о­лар кал­ды­рыр­га ярый - әл­бәт­тә, ка­гый­дә­ләр­не боз­мый­ча. Һәр сайт­ның үз ка­гый­дә­се бу­ла - бер­сен­дә рәс­ми тел­дә ге­нә сөй­лә­шер­гә яра­са, икен­че­сен­дә үзең­не ир­кен­рәк то­тар­га да мөм­кин. Үзең­нең бло­гы­ңа язы­лу­чы­лар­ны гы­на кур­кыт­ма.

Блог­лар­ны яз­ма фор­ма­да гы­на алып ба­ру­чы­лар да оч­рый, тик хә­зер күп ке­ше­дә фо­то­ап­па­рат яки ви­де­о­ка­ме­ра бар бит... Шу­лай итеп, хә­зер язы­лу­чы­лар­ны кү­реп бу­ла тор­ган ма­те­ри­ал­лар кы­зык­сын­ды­ра. Мөм­кин­ле­гең бул­са, ирен­мәс­кә ге­нә ки­рәк. Баш­та ба­рып чык­ма­са да, ал­га та­ба бу шө­гыль, ал­дан әйт­кән­чә, ак­ча ки­те­рә баш­лар­га да мөм­кин.

Мо­ның өчен язы­лу­чы­лар са­ны бил­ге­ле бер сан­нан ар­тыр­га ти­еш. Бло­гер­ның үзе­нең дә көн­дә­ле­ген дө­рес итеп көй­лә­ве мө­һим. Ин­тер­нет чел­тә­рен­дә бик күп по­пу­ляр блог­лар бар. Әл­бәт­тә, без алар­га рек­ла­ма яса­мый­быз, сез алар­ны үзе­гез дә бе­лә­сез­дер.

Үзе­без­нең ра­йо­ны­быз­да да блоггер­лык бе­лән шө­гыль­лә­нү­че­ләр бар икән. Шу­лар­ның бер­се бе­лән әң­гә­мә кор­ган идек. Тик ул үзе­нең исе­мен әйт­мәс­кә куш­ты. «Б­ло­гың­ны по­пу­ляр­лаш­ты­рыр­га яр­дәм итәр идек», ди­гән тәкъ­дим­гә, «Үз көч­лә­рем бе­лән бу эш­не баш­ка­ра­сым ки­лә», ди­де ул.

- Үзем­не, блог­ер, ди­мәс идем. Кү­бе­сен­чә кул эш­лә­рен ви­де­о­га тө­ше­рәм, алар­ны үзем ясыйм. Ал­га та­ба ар­хе­о­ло­гик эш­ләр бе­лән шө­гыль­лә­неп, алар­ны ви­де­о­га яз­ды­рыр­га җы­е­нам, - ди­де әң­гә­мә­дә­ше­без.

Нәр­сә ди­яр­гә бу­ла ин­де? Афә­рин, бик кы­зык­лы бу­лыр­га ти­еш бу эшең. Әйе-әйе, эш бу, дус­лар. Бик җи­ңел шө­гыль дип ка­ра­са­гыз, үзе­гез тө­ше­реп ка­ра­гыз - бәл­ки, ошап ки­тәр, һәм ал­га та­ба сез­нең ту­рын­да да язар­быз.

Материалны Илназ Сираев туплады

53news.ru сай­тын­нан фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев