САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүлмә гөлләренең яфраклары ни өчен саргаялар

Ел дәвамында гөл савытындагы туфракның файдалы матдәләре кими, шуңа да язын туфракны яңарту бүлмә гөлләренең үсүе һәм чәчәк атуы өчен бик файдалы булачак. Әгәр дә гөл бик зур икән, туфрагының өске өлешен генә яңартырга мөмкин. Туфракны һәр гөл өчен яраклаштырып сайлагыз, һава йөрсен, үсемлекләрнең тамырлары черемәсен өчен, төбенә ташлар салып калдырырга онытмагыз.

Бөтен үсемлекләр дә күчереп утыртканны яратмый. Мәсәлән, амариллис кысанлыкта үсәргә ярата һәм шундый шартларда чәчәк ата. Ә башка гөлләр, мисалга, бер үк гөл савытында берничә ел рәттән үсә ала.
Гөлләрне тукландырырга онытмагыз. Нәтиҗәдә, үсемлекләрнең яфраклары куерак һәм ачыграк булып үсәчәк, алар шаулап чәчәк атачак. Махсус кибетләрдә бүлмә гөлләре өчен ашлама сатып алыгыз. Гөлләрнең һәрберсен төренә карап төрле вакытта, төрле күләмдә тукландырырга кирәк.
Урамдагы җылылык +15°С тан да түбән төшми башлагач, гөлләрне саф һавага чыгарыгыз. Аларны балконга яки ишегалдына чыгарып куярга була. Тик кояш туры караган урыннарга куймагыз, югыйсә гөлләргә зыян килергә мөмкин.
Гөл яфракларының читләре яки очлары коңгырт төскә керү үсемлеккә дым һәм яктылык җитмәүне, бүлмәдәге һаваның артык коры булуын аңлата.
Саргайган яфраклар исә гөлгә артык күп су сибелүе, җитәрлек дәрәҗәдә яктылык җитмәве һәм бүлмәдә бик салкын булуы хакында сөйли.
Яфраклар тонык төстә булса, димәк, аларның тамырлары авырый һәм аларга минерал матдәләр җитми. Мондый очракта авыру үсемлекне бар гөлләр өчен дә ярак-лы ашлама белән тукландырырга киңәш ителә.
Гөл яфракларының бөрешүе бүлмәдәге һаваның артык коры булуы яки тамырларының зыян күрүе хакында сөйли. Мондый гөлне тизрәк күчереп утырту хәерлерәк.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев