САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәлки, штраф сала башлагач, газоннан йөрүдән туктарлар

Тәрбия темасына күпме генә сөйләшү алып барсак та, кайбер кешеләрнең мәнсезлеге шаккатыра.

Нәкъ шундыйлар югарыдагыларны сүгәргә дә ярата әле: халык өчен берни дә эшләмиләр, янәсе. Ә нигә соң тудырылган матурлыкны саклый белмибез? Узган елда Сарманның үзәк урамында яңа тротуарлар җәеп, газоннарга чәчәкләр утырттылар, үлән чәчтеләр. Аларны оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре карап, чүптән арындырып торалар. Ә менә бу күренешне ничек аңларга? Кинотеатр янындагы парктан, газонны аркылыга кисеп, сукмак салганнар. Монысы инде бала-чага эше генә түгел. Янәшәдә генә чыгу урыны да бар, кырык адым да атлыйсы түгел. Бер минут вакыт кыскартып, кая ашыга микән ул кешеләр? Әллә видеокүзәтү җайланмасы куеп, болай йөрүчеләрне штрафка тарта башларгамы соң? Бездә халык шулай гына аңлыймы яраган-ярамаганны?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев