Бистә тарихы мәктәп тарихы белән аерылгысыз

Мәктәпкә килгән кунакларыбыз, безне сөендереп, никадәр яңалык алып килә!

Кичә 5 нче а, 2 нче б сыйныф укучылары алдында чыгыш ясаган элеккеге укучыбыз, кичә инде Җәлил китапханәсе мөдире Алия Илдар кызы Фарукшина мәктәп еллары хәтирәсе, үзенең хатирәләре белән генә уртаклашып калмады, ә мәктәбебез тарихын бистәбез тарихы белән бәйләде. Ул әзерләгән презентация дә, чыгыш та балаларга бик ошады. Фотоларда никадәр тарих! Бистәнең беренче йортлары ничек салынган, кибетләр нинди булган, шифаханә, мәдәният йортлары кайчан төзелгән – боларның барысы-барысы рәсемнәрдә сакланып калган. Галимҗан ага Әхмәдиев, аның тормыш иптәше Фатыйма апа Әхмәдиева, юл ярып барган Азат Исмәгыйлевлар турында мәгълүматлы булдылар укучыларыбыз.

Тарихны белү – безнең бурыч. “Үткәне юкның киләчәге юк”, ди халык мәкале. Яшәгән бистәбезнең үткәне матур, данлы булуын Алия Айдар кызы үтемле итеп җиткерә алды. Ул укучыларны күбрәк укырга, кызыксынучан, үҗәт һәм максатчан булырга чакырды. “Киләчәк сезнең кулда!”- дип төгәлләде сүзен “Мәктәпнең 50 еллыгына – 50 кызыклы очрашу” проектының чираттагы кунагы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте