САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бистә халкын ниләр борчый? Бу турыда Җәлил бистә советы һәм башкарма комитеты утырышында сөйләштеләр

Кичә Җәлил бистәсе советы һәм башкарма комитетының утырышы узды.

  • Анда муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район Советы һәм Башкарма комитет белгечләре, бистәнең оешма-учреждениеләре вәкилләре катнашты. Утырыш киңәйтелгән форматта узып, анда җирлектә яшәүче теләгән һәркем катнаша алды. Бистә башлыгы Рәфыйк Кәримов узган елда башкарылган эшләр турында сөйләде, быелга планнар белән таныштырды. Эчке эшләр бүлегенең Җәлил участогы начальнигы вазифаларын башкаручы Ленар Гарифуллин, ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗева үз эшчәнлекләре белән таныштырдылар. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның 2018 елдагы социаль-икътисади хәлен чагылдырган саннарга тукталды, агымдагы ел планнарына тукталды. Халык үзен борчыган мәсьәләләрне күтәрде. Берәүләр урам су колонкаларының эшендәге өзеклеккә канәгатьсезлек белдерде, икенчеләре юл ремонты эшләренең сыйфатына контрольне көчәйтүне сорады, мунчада юыну бәяләренең зурлыгыннан, бистәдә спиртлы эчемлекләр сату нокталарының күплегеннән, бакчага бару юлларының начарлыгыннан зарланучылар булды. Сүз уңаеннан, бистәдә федераль һәм республика программалары барысы да эшли, район бюджетыннан да акчалар күчерелә. Ә үзара салым акчалары (бер кешегә 200 сум) планлаштырганның 49 проценты күләмендә җыелган. Шул ук күпкатлы йортларның ишегалларына яшүсмерләр өчен спорт мәйданчыгы сораучылар да аны түләмәгән булып чыкты.

  •  

    Энҗимә Габдрәхимова тексты һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев