САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүгеннән районда санитар-экологик икеайлык игълан ителде

Бүгеннән районда санитар-экологик икеайлык игълан ителде.

Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү, экологик тәрбияне көчәйтү, торак пунктларны санитар чистарту, аларның санитар-эпидемиологик һәм экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, район Башкарма комитеты җитәкчесенең 28 мартта имзалаган 43нче санлы боеырыгы нигезендә, районда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Аның чаралар планына торак пунктларны яшелләндерү, су хуҗалыкларының санитар зоналарын булдыру, чишмәләрне төзекләндерү, юллардагы чокыр-чакырларны ремонтлау, юл кырларын чүп-чардан арындыру, йортлар тирәләрен тәртипкә китерү һәм башка эшләр кертелгән. Авыл җирлекләре арасында икеайлык буенча  һәм шәхси хуҗалыклар арасында «Иң төзек йорт» конкурслары игълан ителеп, җиңүчеләр район Сабантуенда бүләкләнәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев