САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – әйләнә-тирәне чүп-чардан чистарту көне

Бүген – “Планетаны чүптән чистартыйк” Бөтендөнья акциясе көне.

Аны беренче булып 1993 елда Австралиядә үткәргәннәр, халык океан пляжларын чистартырга чыккан. Акрынлап акциягә башка илләр халыклары да кушылган. Бүгенге көндә аңа 100 илдә кушылалар һәм аның актуальлеге көннән-көн арта гына бара. Без дә читтә калмыйк, хөрмәтле райондашлар! Игътибар итсәгез, урамнарда чүп савытлары саны тагы да артты. Түбәндәге фотоларны игътибар беләнрәк карасагыз, андагы пластик шешә, кемдер ташлап калдырган маска, кәгазь кисәкләре чүп савыты белән янәшә диярлек ташланганнар. Әйләнә-тирәбезгә күз салыйк, җиребезне чүпләмик, чиста тотыйк!
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X