САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Бүген - велосипедта йөри торган көн

Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2018 елның апрелендә 3 июньне велосипедчылар көне буларак билгеләп үтү буенча резолюциягә кул куела.

Әлеге тәкъдим белән Рәсәй, Беларусия, Төрекмәнстан, Таҗикстан илләре чыга.
Велосипед, мөгаен, иң уңайлы, экономияле һәм экологик яктан сәламәтлеккә файдалы транспорт төре саналадыр. Район үзәге, авылларда да хәзер велосипедта йөрүчеләр күп очрый.
Әлеге транспорт 200 елдан артык кулланышта йөри. Дөньяда иң беренче булып ике тәгәрмәчле велосипедны Кама буе җире кешесе Пожвинск заводы крепостное Ефим Михеевич Артамонов уйлап таба. 1801 елда оста анда сәгатенә 10 километр тизлек белән Уралдан алып Петербургка кадәр Александр 1 янына бара.
Ә велоспортның туган көне дип 1868 елның 31 маен исәплиләр. Бу көнне Париж янындагы Сен-Клу шәһәре паркында 2000 метрга беренче велоярышлар үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев