САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген - вазелинның туган көне

Быел косметик чара һәм дару буларак кулланыла торган вазелин 138 еллыгын бәйрәм итә.

Көнкүрештә аны кулланмаган кеше бармы икән? Безнең һәркайсыбыз аның белән балачактан ук таныш. Киселгән, тырналган, пешкән урыннарга, тире кипшергәндә бик шифалы ул. Ә моннан 138 ел элек аңа башта сагаебрак караганнар. Чөнки ул нефтьтән ясалган. Аны уйлап табучы һәм камилләштерүче Англия-Америка химигы Роберт Чезбро нефтьчеләрнең яраларга желе сыман сәер матдә сөртүләренә игътибар итә. Соңыннан ул аны тикшереп, файдалы компонентларын аерып ала. Шулай итеп, вазелин барлыкка килә. Шунысын да әйтергә кирәк: вазелин табигый һәм ясалма була, ләкин алар арасында әллә ни аерма юк, диләр белгечләр. Алар икесе дә – исе, төсе һәм тәме булмаган ботка сыман масса, әмма кулланучылар аның табигый вариантына өстенлек бирәләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев