САРМАН
  • Рус Тат
  • Бүген сарманлылар тоталь диктант яздылар

    Бүген ил күләмендә мөһим чара үткәрелде – теләгән һәркем рус теленнән тоталь диктант язды.

    Ул халыкның грамоталылыгын арттыру, рус теленә игътибарны җәлеп итү максатыннан уздырыла. Аннан соң, ул анда катнашучыларга үз белемеңне тикшереп карау мөмкинлеге дә бирә. 
    Тоталь диктанттан сарманлылар да читтә калмады. Сарман гимназиясе һәм Сарман урта мәктәбендә теләгән һәркем рус теле буенча үзенең грамоталылыгын тикшереп карый алды. Анда район Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, аның урынбасары Индира Сәхипова кебек җитәкчеләребез дә катнаштылар. 
    Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: