САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Сарманга Черепанов килде

.

Иртәгә – 5 декабрь көнне илебездә Волонтерлар, ягъни иреклеләр көне билгеләп үтелә. Ә 3 декабрь Билгесез Солдат көне иде. 5 декабрь исә – Мәскәү астында совет гаскәрләренең фашист илбасарларына каршы контрһөҗүм башлаган көне. Якын көннәрдә илебездә шулай ук Геройлар көне дә билгеләп үтеләчәк. 

 Истәлекле даталар уңаеннан бүген Сарман балалар сәнгать мәктәбендә “Алар Ватан өчен сугыштылар” дигән исем астында зур чара үткәрелде.
 Анда катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сәламләде һәм тарихи хәтерне яңартуга, саклауга, сугыш ветераннарын хөрмәтләүгә зур өлеш кертүче волонтерларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
 Әлеге чарада Татарстан Республикасының “Сугышчан Дан клубы” Ассоциациясе Рәисе, “Хәтер” китабы редколлегиясе әгъзасы, Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалган, һәлак булган солдатларны эзләү белән шөгыльләнүче Михаил Валерьевич Черепанов катнашты. Ул Бөек Җиңүнең, тарихи хәтерне, илебез азатлыгы өчен һәлак булучыларның истәлеген яңартуның әһәмиятенә тукталды, сугыш кырларында батырларча ятып калган Мортамак авылы егете Хәмит Шәиховның якыннарына батырның сугыш елларына караган документларын, музейларга “Хәтер” китабының чираттагы томын, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучы Сарман районы кешеләре турында яңа мәгълүматлар” дигән китап тапшырды. Кичәдә тагын бер ветеран, Янурыс авылы кешесе, бүгенге көндә дә исән-сау яшәп ятучы Әмирҗан Әнвәров телгә алынды.
 Сугышта һәлак булучыларның каберләрен эзләүдә, шәхесләрен ачыклауда катнашучы эзтабарлар отряды әгъзасы Инсаф Салихов отрядның эшчәнлегенә тукталды. Сарман гимназиясе музее җитәкчесе Алсу Салихова сугышта һәлак булган бабасы турындагы хатирәләре белән уртаклашты. Кичәдә батырларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, шулай ук сугыш еллары җырлары яңгырады.
 Чараны район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова алып барды.
 Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолары һәм видеолары

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X