САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Сарманда ил азатлыгы өчен башларын салган геройларны искә алдылар

Бүген Сарманда ил азатлыгы өчен башларын салган геройларны искә алдылар. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үзәк ял паркында үткән чарада муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре,...

Бүген Сарманда ил азатлыгы өчен башларын салган геройларны искә алдылар. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан үзәк ял паркында үткән чарада муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты, район мәгариф бүлеге хезмәткәрләре, Сарман урта мәктәбе һәм гимназиясе укучылары, укытучылары, «Волонтер» иреклеләр хәрәкәте, җәмәгать тәртибен саклау буенча «ФОРПОСТ» яшьләр берләшмәләре үзәге әгъзалары катнаштылар. Илебезнең Кораллы Көчләре тарихына багышланган митинг шуның белән истәлекле булды - ул Кызыл Армия төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Соңыннан мемориалга чәчәкләр, тәкыялар салынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев