САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Сарман матбугат үзәгендә Бөтендөнья Шоколад көнен бәйрәм итәләр 

Без аны ел саен уздырабыз.

Бу татлы бәйрәмне беренче булып французлар 1995 елда билгеләп үтә башлыйлар. Алар шоколадны “Аллалар ризыгы” дип атыйлар. 
Фәнни тикшеренүләргә караганда, шоколадта организмны ял иттерү һәм психологик тынычландыру үзлегенә ия элементлар бар икән. Караңгы төстәге (темный) сортлары бәхет гормоннары бүлеп чыгара, кәефләрне күтәрә, организмның эшчәнлеген арттыралар. Бу татлы ризык картаюны кичектереп торырга сәләтле, дигән фикер дә бар. 
Хөрмәтле дуслар! Бүген, редакциягә килеп, “Сарман”, “Новый Сарман” газеталарына язылган һәркем бүләккә шоколад алачак. Килегез, көтәбез! Яхшы кәеф, озын гомер, бәхетле мизгелләр гарантияләнә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев