САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Сарман ир-егетләре бәйрәм итә

Бәйрәмгә М.С.Горбачев тәкъдиме белән нигез салына.

Бүген – ноябрь аеның беренче шимбәсендә Бөтендөнья ир-атлар көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә М.С.Горбачев тәкъдиме белән нигез салына. Рәсми рәвештә 2000-2004 елларда Венада билгеләп үтелә, бәйрәм уңаеннан күренекле сәясәтчеләргә, фән, бизнес, мәдәният, сәнгать эшлеклеләренә “Бөтендөнья ирләр премиясе” тапшырыла. Мондый премия 2004-2009 елларда хатын-кызларга да бирелә. Аннан соң ике премия берләштерелеп, бердәм Бөтендөнья премия тапшырыла башлый. Әмма әлеге идеяләр уңышка ирешә алмыйлар, туктатылалар. Шулай да районыбыз ир-егетләре әлеге бәйрәмне беләләр, бу уңайдан редакциябезгә шалтыратучылар да булды.
 - Хатын-кызлар бәйрәме булган кебек, ир-атларның да аерым көннәре булырга тиештер. Бәйрәмебезнең Татарстан Конституциясе көне белән туры килүенә аеруча шатмын, - диде икенче бер ир-егет.
 Районыбызның рәсми мәгълүматларына караганда, районда яшәүче халыкның 46 проценттан артыгы – ир-егетләр, 53 проценттан артыгы – хатын-кызлар. Ир-егетләребезнең бәйрәме мөбарәк һәм озын гомерле булсын!
 Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев