САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген районда Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көнен билгеләп үттеләр

Иртәгә – 15 февральдә илебездә истәлекле дата – Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруның 30 еллыгы билгеләп үтелә. Бу уңайдан бүген районда да зур тантана үткәрелде.

Бәйрәм иртәдән үк Әфганстанда хәрби хезмәтләрен үткәндә батырларча һәлак булган җиде райондаш егетебезнең каберләрендә булу, аларны искә алу белән башланып китте. Ә соңыннан әфганчылар, аларның батырлыгына битараф булмаган райондашларыбыз, район җәмәгатьчелеге район үзәгендәге үзәк Ял паркына илебез азатлыгы өчен яуларда батырларча һәлак булган якташларыбыз истәлегенә салынган мепмориаль комплекс янына җыелдылар, һәлак булган якташларыбызны искә алдылар, һәйкәлгә тәкыялар салдылар.
Бәйрәмнең икенче өлеше район мәдәният йортында дәвам итте. Тантанада катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, әфганчылар хәрәкәтендә актив катнашучы, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә үзләреннән зур өлеш кертүче әфганчыларга Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Шушында ук районыбызның яшь патриотлары – 14 яшьләрен тутырган егет һәм кызларыбыз аның кулыннан Россия Федерациясе гражданины паспортын алдылар.
Тантанада катнашучыларны район әфганчылары оешмасы җитәкчесе Радис Якупов, районда әфганчыларның истәлеген мәңгеләштерү буенча үзләреннән зур өлеш керткән ут күршеләребез – Тукай районы хәрби хәрәкәт ветераннары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов, якташыбыз – әфганчылар хәрәкәте активисты Бәһезәр Фазлыев та тәбрикләделәр. Дашгын Гасанов иң актив әфганчыларга һәм әфганчылар хәрәкәтендә ярдәм итүчеләргә Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Почет грамоталарын тапшырды, истәлек медальләре такты.
Тантананы район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее директоры Дания Кәшипова алып барды.
Зөлфия Шәрипова тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев