САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген район үзәгендә митинг үткәрелде

Бүген Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршылау тантанасы кысаларында район үзәгендәге Ял паркында илебез азатлыгы өчен башларын салган каһарманнар истәлегенә куелган мемориаль комплекс янында митинг булды.

 Бу чарада район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев катнаштылар. Тантанада катнашучылар һәйкәлгә тәкыялар һәм чәчәкләр салдылар, һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм, әлбәттә, бәйрәм истәлеге итеп, фотога төштеләр. 
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев