САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген район Советында террорга каршы көрәш комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды

Аны комиссия рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибендә муниципаль районда урнашкан объектларның, халык күп була торган урыннарның, транспорт инфраструктурасының террордан сакланышы мәсьәләсе каралды. Бу сорау буенча район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Рөстәм Гәрәев, сак бүлеге начальнигы Илнар Мәрданов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, яшьләр эше, спорт һәм...

Аны комиссия рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды. Көн тәртибендә муниципаль районда урнашкан объектларның, халык күп була торган урыннарның, транспорт инфраструктурасының террордан сакланышы мәсьәләсе каралды. Бу сорау буенча район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы урынбасары Рөстәм Гәрәев, сак бүлеге начальнигы Илнар Мәрданов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Илгизәр Гаделшин, мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлназ Латыйпова, Җәлил бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Эльвир Җиһангиров, комиссия рәисе урынбасары, РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәре Рамил Нәҗмиев, район прокуроры Эльдар Сабиров чыгыш ясадылар. Утырыш барышында һәм йомгаклап, Фәрит Мөнәвирович үзенең тәкъдимнәрен кертте, бурычлар билгеләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X