САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген район Советы утырышы үткәрелде

.

 Бүген район мәдәният йортында район Советының чираттагы утырышы үткәрелде.
 Аның кысаларында анда катнашучылар иң элек район, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүче оешмалар әзерләгән күргәзмә белән таныштылар.
 Утырышта бер мәсьәлә каралды. Аның буенча район башлыгы Фәрит Хөснуллин утырышта катнашучыларны районның социаль-икътисади тормышы, узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды. “Татнефть” җәмгыятенең социаль программаларны алып бару үзәге җитәкчесе урынбасары Хәмит Салихов җәмгыятьнең эшчәнлегенә, районның социаль-икътисади үсешенә керткән өлешенә тукталды. “Нөркәй” агрофирмасының “Уңыш” җитештерү комплексы җитәкчесе Рөстәм Розумбетов агрофирманың узган елгы эшчәнелеге, агымдагы ел бурычлары турында сөйләде. Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Вероника Хөсниеваның чыгышы җирлекнең 2021 елгы социаль-икътисады үсеш нәтиҗәләре һәм агымдагы ел бурычларына багышланды.
 Иң соңыннан төрле тармакта тырыш хезмәт куючыларга республика бүләкләре тапшырылды.
 Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев