САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген - пионерия хәрәкәтенә төгәл 100 ел

Бүген -19 май - Пионерия туган көн.

Бу көнне районыбызның өлкән яшьтәге һәм өлкәнлек чигенә җитеп килүче кешеләре пионер яшьлекләрен искә төшерәләр. Ни генә дисәң дә, галстуклы еллар күңел түрендә үткәннәрнең якты хатирәсе булып саклана.
Тарихка күз салсак, 1922 елда Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелгән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. Шушы елның 19 маенда комсомолның икенче Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Аның нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә. Алар 70 ел хәрәкәттә була. Инде пионерия бетерелүгә 30 ел тулса да, ул биргән тәрбия, аның матур хатирәсе, пионер җырлары һәм речевкалары, барабан һәм быргы тавышлары, өч буынның бердәмлеген күрсәтүче кызыл галстук хәзер дә ул буын кешеләренең хәтерендә саклана.

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев