САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балалар борыңгы һөнәрләр белән таныштылар

Балаларның каникуллары башлану белән, алар өчен мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Музей хезмәткәрләре балалар өчен үз эченә экскурсияләр, викториналар, интерактив чаралар кергән кызыклы программа әзерләделәр.

 Бүген музейда үткәрелгән "Тәгәри китте йомгагым" интерактив дәресендә иң кечкенәләр катнашты. Чара барышында балалар бәйләнгән, тукылган һәм үрелгән әйберләрнең гамәли кыйммәте турында белделәр. Кул эшләре материаллары, җепләрнең сыйфаты һәм төсе буенча төрлелеге, кулдан туку техникасының төп төшенчәләре һәм тарихы белән таныштылар. Практик өлештә музей хезмәткәрләре белән бергә туку станында тукып, йон язып, җеп җегерләп, киләпне йомгакка урап карадылар, туку алымнарына өйрәнделәр. "Сөлге тарихы" күргәзмәсенә күзәтү үткәннәргә күз салу, буыннан-буынга күчеп килгән халык осталарының зирәклеген һәм талантын күрү һәм тою мөмкинлеге бирде. Чара барышында балаларга күптән онытылган һөнәрләр турында да төшенчә бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев