САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Бүген Күтәмәледә 4 укучы өчен беренче кыңгырау шалтырады

.

Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дә беренче кыңгырау чыңлады. Белем бәйрәме уңаеннан үткән тантанада укучыларны һәм укытучыларны мәктәп директоры Рәдис Мәрдәншин, Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев котладылар, иң изге теләкләрен җиткерделәр, беренче сыйныфка керүчеләргә бүләкләр тапшырдылар. Аларны сыйныф җитәкчеләре Кадрия Абдуллина да бүләкләде, бәйрәм белән котлады. Ветеран укытучылар Гөлүсә Маликова, Раян Әхмәтбаев, Гөлүсә Шәрипова һәм Нурия Арсланова, бәйрәмдә катнашып, укучыларына, хезмәт куйган коллективларына изге теләкләрен җиткерделәр. 

Бриллиант Гатауллинаның быел бишенче – иң төпчек оныгы да мәктәпкә керә. Шул уңайдан ул һәм беренче сыйныфка керүче тагын бер укучының әнисе – Нурия Нәгыймуллина да сүз тоттылар, бүләкләр бирделәр. Шулай ук «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясе кысаларында ике укучыга ярдәм күрсәтелде.

Шуннан соң бәйрәмнең төп өлеше башланды. Укучылар укытучыларына, әти-әниләренә рәхмәт сүзләрен шигырь, җыр аша җиткерделәр, чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, уеннарда катнаштылар. Саф һавада үткән бәйрәм барысына да бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев