САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең туган көне

1939 елда гына Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе эшли башлый.

Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе илебез башкаласында яшәүчеләр һәм башкала кунаклары арасында зур популярлыкка ия. Биредә ял итәргә, тарихка әверелгән СССР чорының экспонатлары белән танышырга мөмкин.
Шунысы кызык – 1917 елга кадәр күргәзмә урнашкан урында Өяз күчмә циркы урнашкан була. Бары тик 1939 елда гына биредә ударник колхозчылар соравы буенча Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсе эшли башлый. Ул тантаналы рәвештә ачыла һәм шул чорның бөтен таләпләренә туры килә: төрле стендлар һәм павильоннар 1941 елга – сугыш башланганга кадәр эшлиләр. Гадәттә бу күргәзмәдә галимнәр, инженерлар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, төзүчеләр, гомумән, халык хуҗалыгының барлык диярлек тармаклары вәкилләре очрашалар, тәҗрибә уртаклашалар. Эре предприятие һәм хуҗалыклар үз стендларын ясыйлар. Кешеләрдә аеруча космоска багышланган павильон зур кызыксыну уята.
Күргәзмәнең гаҗәеп матурлыгы белән сокландыра торган урыны – “Халыклар дуслыгы” фонтаны. Анда әлегә кадәр СССР союздаш республикаларын гәүдәләндерүче мәңге яшь “алтын” кызлар басып тора. Фонтанның мәйданы – 4000 квадрат метр.
Безнең райондашлар арасында да СССР чорының төрле елларында әлеге күргәзмәдә катнашучылар һәм күңелләрендә аның хакында җылы тәэсирләр саклаучылар аз түгел.
Белешмә өчен: 1962 нче елда Мөхлисуллин Фәүҗәт бригадир булып эшләгәндә, Саях басуында борчакның һәр гектарыннан 33 центнер уңыш җыеп алына. Әлеге уңыш нәтиҗәсендә “Чулпан” колхозы Мәскәүдә ВДНХда катнаша, Мөхлисуллин Фәүҗәт ВДНХның алтын медале белән бүләкләнә. Шуннан соң Соббух Рәфыйков эшкәртүендә аның “Баһадирларның берсе” дигән китабы басылып чыга.
Зөлфия Шәрипова язмасы

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев