САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Илексаз авылында яшәүче Әзһәр һәм Мөхәссәнә Рәхимовлар бергә яшәүләренең 60 еллыгын – бриллиант туйларын билгеләп үттеләр.

Аларны истәлекле көннәре белән район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, аның урынбасары Әлфия Әһелтдинова, башкарма комитет баш белгече Рәшидә Нәбиуллина, авыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова, туганнары, балалары тәбрикләделәр, киләчәктә дә сәламәт гомер, тигез тормыш теләделәр. Гөлчәчәк...

Аларны истәлекле көннәре белән район Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, авыл җирлеге башлыгы Флер Гыйльфанов, аның урынбасары Әлфия Әһелтдинова, башкарма комитет баш белгече Рәшидә Нәбиуллина, авыл ветераннар советы рәисе Рәмзия Харисова, туганнары, балалары тәбрикләделәр, киләчәктә дә сәламәт гомер, тигез тормыш теләделәр. Гөлчәчәк Әмирҗан кызы район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләген тапшырды.

60 ел бергә гомер итү - аз вакыт түгел. Әзһәр җизни белән Мөхәссәнә апа аның озынлыгын сизмәделәр. Аларның бер-берсенә булган хөрмәтне, игътибарны күреп, без сокланабыз. Шушы еллар эчендә күпме борчу-мәшәкатьләр кичерделәр, авырлыкларны бергә җиңделәр, бер-берсенә терәк булып яши белделәр. Җизнинең бүген дә күзләре апаны назлап, кадерләп багалар. Алда әле - башланмаган дистәләр. Парлы гомер шул елларны тагын да ямьле итсен, туачак таңнары хәерле, тормышлары бәрәкәтле, балалары, оныклары куаныч китерсеннәр. Өч кыз тәрбияләп үстерделәр, аларны олы тормыш юлына чыгардылар. 6 онык, 9 оныкчык өчен алар - кадерле әби-бабай.

Тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

Альбина Сабирова.

Фотолар - автордан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев