САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

Бүген Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә

(Казан, 5 сентябрь. "Татар-информ"). Бүген, 5 сентябрьдә, бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә, Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата Тереза Анакайның вафаты -1997 елның 5 сентябре көненә багышлана, дип хәбәр итә my-Calend.ru сайты. Һәр ел 5 сентябрьдә Халыкара хәйриячелек көнен билгеләп үтелү карары 2012 елның 17 декабрендә БМО генераль...

(Казан, 5 сентябрь. "Татар-информ"). Бүген, 5 сентябрьдә, бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә, Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата Тереза Анакайның вафаты -1997 елның 5 сентябре көненә багышлана, дип хәбәр итә my-Calend.ru сайты.

Һәр ел 5 сентябрьдә Халыкара хәйриячелек көнен билгеләп үтелү карары 2012 елның 17 декабрендә БМО генераль ассамблеясының 67 нче сессия (58 нче пленар утырышында) кабул ителә. Карар 2013 елның 7 мартында раслана. Россия әлеге бәйрәмне билгеләп үтүгә кушыла.

Бүген, Халыкара хәйриячелек көнендә, бу елгы программа кысаларында Россиядә Тереза Анакайны искә алу, ярдәмгә мохтаҗларга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышулар, хәйрия чаралары булачак. "Күпләр хәйриячелекне ятимнәр, авырулар, йортсызларга ярдәм итү дип кенә аңлый, - диелә матбугат хәбәрендә. - Бу - гыйбадәтханәләргә, тарихи һәйкәлләрне торгызуга, мәгариф һәм дәвалау оешмаларына матди ярдәм дә. Кемнеңдер тормышын аз гына булса да яхшы якка үзгәртә алуыңнан бәхет кичерү бәйрәме дә бу".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев