САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Фәридә Кудашеваны искә алабыз

Бүген – 15 декабрь көнне күренекле татар җырчысы, РСФСРның атказанган артисты (1972), Башкорт АССРының (1968) һәм Татарстанның халык артисты (1990), Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел тулган көн.

  • Ул 1920 елның 15 декабрендә Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында туа. Бала вакытан ук җырлый башлый. Беренче сыйныфта укыганда, сәхнәгә менеп, «Салкын чишмә» дигән җырны башкара. Аннан соң ул радиодан җырлый башлый, үзешчән сәнгатьтә катнаша, мәктәптә бик яхшы укый. Дүртөйле районына күченеп килеп 7 нче сыйныфны тәмамлагач, Фәридә дүрт ел сәнгать техникумында укый. Техникумны бетергәч, Дүртөйле колхоз-совхоз театрында эшли башлый. 1947-1956 елларда Башкортстан радиосында эшләгәндә, даны еракларга тарала.
    1956 елда ул Башкорт Дәүләт филармониясендә эшли башлый. Гомер юлдашы виртуоз музыкант, композитор Бәхти Гайсин бик күп җырлар иҗат итә.
    Җырчы 2010 елның 9 октябрендә Уфа шәһәрендә вафат була. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.
    Язманы сайт өчен Зөлфия Шәрипова әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев