САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Бөтендөнья сәламәт туклану көнен билгеләп үтәләр

.

Сәламәт туклану аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Кайбер илләрдә халык җитәрлек туклана алмый, ә кемнәрдер фаст-фуд, артык баллы, майлы ризык ашап, организмын боза. Ике очракны да дөрес туклану дип әйтеп булмый. Артык гәүдә авырлыгы җыю, симерү кебек процесслар да шуңа бәйле. Дөрес туклану яшәү рәвешенә әверелерсен иде.
Нәрсә соң сәламәт туклану? Ризык энергетик һәм туклыклы матдәләргә бай булырга тиеш. Анда аксым, углевод, файдалы майлар, микроэлементлар һәм витаминнар җитәрлек күләмдә булса яхшы. Пешкән камыр һәм кондитер ризыкларын чамадан тыш куллану йөрәк, диабет, сосудлар авыруларын китереп чыгаралар, инсульт, инфаркт очракларын арттыралар.
Иң файдалы ризыклар – яшелчә, җиләк-җимеш, диңгез балыгы, майсыз ит, яшеллек, чикләвек, орлыклар. Алар, сәламәт булып, озак яшәргә теләгән һәр кешенең көндәлек менюсында булырга тиеш.
Пандемия чорында бигрәк тә сак булырга, дөрес тукланырга киңәш ителә. Сәламәт булыйк, дуслар. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Альбина Сабирова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев