САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген – Бөтендөнья исәнләшү көне

Бүген - “Бөтендөнья исәнләшү көне” Бу көн 180 ләп илдә билгеләп үтелә.

Бу көнне танышларга да, таныш булмаганнарга да сәлам бирергә кирәк. Бу бәйрәмне ике Америка егете Майкл һәм Брайн Маккомаклар 1973 нче елны, салкын сугышның иң кызган чагында, сугышка каршы протест буларак уйлап табалар. Алар төрле илләргә сәламләшү хатлары җибәрәләр. Егетләрнең тырышлыгы бушка китми, бик күп кешеләр бу көнгә кушылалар, алар да агрессиягә каршы икәнлекләрен күрсәтәләр.Сәлам бирүнең төп кагыйдәсе шундый: ир кеше - хатын -кыз белән, яшьрәк кеше - өлкәннәр белән, хезмәткәр җитәкче белән беренче булып исәнләшергә тиеш. Ирләргә бер - берсе белән һәрвакыт кул биреп күрешергә киңәш ителә, ә хатын -кызга кул бирү ике якның да теләгенә бәйле. Исәнләшкәндә уң кулыңны бирү - борынгы йола, аның мәгънәсе - кулыңда корал юк икәнне аңлату. Хәзерге вакытта кул биреп күрешү - яхшылык теләү, ихтирам итү билгесе. Ир кешене хатын - кыз белән таныштырганда, беренче булып хатын - кыз кул бирә. Бу кагыйдәне өлкән кешеләргә карата куллану да урынлы.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X