САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген америкалылар Спагетти көнен билгеләп үтәләр

Макарон яратучыларның хәтта үз Аллалары – рәсми рәвештә танылган макарон Алласы бар.

Паста итальяннар өчен нинди әһәмияткә ия, америкалылар өчен спагетти да – шулай ук, ә руслар өчен мондый әһәмияткә лапша ия. Италиядәге Спагетти музеенда пастаның, аңа карата кулланыла торган приправа, соусларның меңнәрчә төре сурәтләнгән.
Билгеле булганча, спагеттины 7-9 минуттан артык пешермиләр, төгәлрәге, пешереп бетермиләр. Ә озынлыгы хәзерге вакытта элек җитештерелгән 50 сантиметр урынына – 16-25 сантиметр, стандарт диаметры – 2 миллиметр.
Макарон яратучыларның хәтта үз Аллалары – рәсми рәвештә танылган макарон Алласы бар.
Шуны да белеп торыгыз: спагетти җитештергән вакытыннан алып авызга кергәнче шул халәтендә булырга тиеш. Аны пешерер алдыннан сындырырга, ашаганда, чәнечке белән изәргә, пычак белән өзгәләргә ярамый – “Макарон Алласы” ачуланачак!
Сезгә иң популяр спагетти - “Флотча макарон” рецептын тәкъдим итәбез. Моның өчен 250 гр сыер ите, бер зур башлы суган, 400 грамм макарон, 50 гр үсемлек мае, тәменчә тоз, борыч алабыз. Суганны эре шакмаклап турап, алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз, фарш өстәп, тагын кыздырабыз, тоз, борыч сибәбез. Әзер булгач, монысы – аеруча мөһим! - макарон, аның өстенә күмелгәнче кайнап торган су салабыз, өстен каплап, 20-30 минут парландырып пешерәбез. Макаронны алдан суда пешермибез! Әзер ашны укроп яки петрушка белән бизәргә мөмкин. Тәмле булсын!
Зөлфия Шәрипова язмасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев