САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөгелмә районында ике башлы елан тапканнар

Инстачылар бу сәер җан иясе иректә яши алмас дигән фикердә.

Бөгелмә районында яшәүче Мария Сибгатуллина ике башлы кечкенә елан очраткан. Сәер җан иясенең фотоларын инстаграм сәхифәсенә урнаштырган. Аның фотолары белән «Челны онлайн» инстгаграм паблигы да бүлешкән.

Әлеге пост астында гаҗәпләнүгә караганда, шаян рухтагы комментарийлар күбрәк.

«Бу әни безгә кунакка килгәч, әни белән мин»;

«Бу еланның әти-әниләре ковидтан прививка ясаткан булгандыр, мөгаен»;

«Минем хатынның әнисе бит бу»;

«Аҗдаһа булган бу. Өченче башы кая икән?»;

«Болар барысы да Моргенштерн аркасында»;

«Бигрәк матур. Бу елан белән алга таба нәрсә булачак?» — дигән сорауга: «Гастрольләр, эфирлар, газетада интервьюлар, уңышлы кияүгә чыгу, аерылу, яңадан гастрольләр һәм эфирлар», — дип шаярткан берсе.

«Бүгенге экологиябезнең халәтен күрсәтә. Кая хәтле барып җитәрбез»;

«Табигый шартларда исән калмас, мөгаен. Белгечләр кулына тапшырырга кирәк», — дип борчылучылар да бар.

"Табигатьтә мондый еланга исән калуы авыр. Төп проблема - куркыныч янаганда башларның кайсы кая качарга белмәячәк. Ике башка - бер тән", - дигәннәр.

Мария үзе кечкенә тузбашны иреккә җибәрүе турында хәбәр итә.

 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/24-09-2021/b-gelm-rayonynda-ike-bashly-elan-tapkannar-5838939

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев