Безнең Дуся
Рус милләтеннән булган кыз татарчаны бик тиз өйрәнә, Гиппократ антына тугры калып, авылда шәфкать туташы булып эшләп кала.
Гомер бөтен кешегә дә бирелә, ә яши белү – бик азларга гына. Сүзем - матур, мәгънәле итеп яши, бөтен көчен куеп эшли белгәннәрнең берсе – гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган Евдокия Яковлевна турында. Сарманда, аны хөрмәтләп, “Дуся”, “Дуся апа” дип йөрттеләр. Ни кызганыч, аның турында үзе исән чакта яза алмадым. Бу язмам аның рухына изге дога булып ирешсә иде.
Дуся апа белән мин 1967 елда Сарманда, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң, төп йортка килен булып төшкәч таныштым. Безнең язмышларыбызда да охшашлык булганга, күрәсең, без аның белән бик тиз уртак тел табып, аралашып киттек. Икебез дә – чит төбәктән. Әле дә хәтердә: урыс милләтеннән булган шәфкать туташының саф татар телендә сөйләшүе мине гаҗәпләндергән иде. Ул әнием кебек булды, акыллы киңәшләрен күп бирде. Күңелемдә идеаль хатын-кызлар өлге булып яши.
Дипломыма олы бүләк – көтеп алган кызыбыз туды. Бер төндә бала йокламады, көйсезләнде, авырып киткәндер, дип борчылдык. Иртән иртүк күршедәге МТС медпунктына Дуся апа янына йөгердем. Ул да бала янына ашыкты. Кызыбызны коляскасына зур йомшак мендәргә кат-кат төреп салган идек. Аны җентекләп карады да: “Бала сау-сәламәт, кызу булганга борчылган”, - дип, безне тынычландырды. Шул көннән башлап, ул безнең гаилә “докторыбыз”га әверелде.
Сугыштан соңгы авыр еллар. 1948 елда Алабуга шәһәре фельдшерлар әзерләү курсларын тәмамлаган шул районның Олы Качка авылында туып-үскән татарча бер сүз дә белмәгән 20 яшьлек Евдокия Яков кызын Морбаш авылына шәфкать туташы итеп билгелиләр. Әйтергә кирәк, татар авылларына килгән белгечләрнең күбесе рус милләтеннән булалар иде. Алар 1-2 елдан артык тормадылар. Ә Дуся апа авыл халкына үзенең кирәклеген аңлап, Гиппократ антына тугры калып, авылда төпләнеп кала. Ул – авылның беренче медицина хезмәткәре.
Авылда халык күп, аерым колхоз, зур җидееллык мәктәбе бар, йорт саен 5-6 бала үсә. Әминә апа белән Бәдертдин абыйларга фатирга кертәләр кызны. Олы җанлы хуҗалар аны үз кызларыдай якын күрәләр. Дусяның татар телен бик тиз үзләштерүендә дә аларның өлеше зур булгандыр. Ялгыз Фәрхиямал әбинең чаршау белән генә бүленгән уңайлыклары булмаган өенең бер почмагын медпункт итеп җиһазлыйлар. Авыруларны кабул итәрлек шартларны ярдәмчесе – авыл кызы Октябрина белән тудыралар.
Ул вакытта балалар арасында күз авыруы күп таралган була. Дуся көндезләрен мәктәп укучыларын җентекләп тикшереп, дәвалап тора, кичләрен, өйдән-өйгә йөреп, бәләкәйләрен дәвалый. Бер ел эчендә бу авыруны районда беренчеләрдән булып бетерә. Бу - көнне-төнгә ялгап, бөтен көчен куеп, тырышып эшләү нәтиҗәсе. Белемле, үз-үзенә таләпчән, башлаган эшен ахырына кадәр башкарып чыгарга сәләтле шәфкать туташы авыл халкының ышанычын тиз арада яулый, аны үз итәләр. Авыл яшьләре арасына да керә.
Хәрби хезмәттән кайткан, күп кенә авыл кызларының йокыларын качырган егет солтаны Ирек Мусин гомерлек яр итеп чибәр, зифа буйлы Дусяны сайлый. Өйләнешергә тәкъдим ясагач, икенче милләттән дип уйлап тормыйча, кыз ризалаша. Мирза абый белән Фатыйма апа алдынгы карашлы, зыялы кешеләр булалар, алар улларының карарына каршы килмиләр, хәер-фатихаларын бирәләр. Булачак кода-кодагый Яков белән Анна да кияүне бер күрүдә ошаталар, тыныч күңел белән, кызларын ышанычлы кулларга тапшыралар. 1953 елда яшьләр өйләнешәләр. Шулай итеп, авылда гына түгел, бөтен тирә-юньдә беренче катнаш гаилә барлыкка килә. Матур яшәделәр алар. Дуся авыл тормышына, үзгә мохиткә тиз кереп китә. Гомере буе татар халкының гореф-гадәтләрен саклап яши ул, авылдашлары да аны хөрмәт итәләр. Гаиләдә балаларның да теле “әти”, “әни” дип ачыла.
Ирек Сарман МТСында шофер булып эшли. Директоры Яхья Вәлишин булдыклы, тырыш егеткә Чистай авыл хуҗалыгы техникумында белемен күтәрергә киңәш итә. Аны кызыл дипломга тәмамлаган белгеч автомеханик, автомобильләр гаражлары, авыл хуҗалыгы коралларын ремонтлау остаханәсе мөдире вазифаларын лаеклы ялга чыкканчы башкара. Ул РСФСРның, Татарстанның атказанган механизаторы исеменә лаек була.
1960 елда Мусиннар Сарманга күченәләр. Яшьләргә МТС хезмәткәрләре өчен төзелгән йортлардан фатир бирәләр. Ул вакытларда бу оешма зур территорияне биләп торган хуҗалык була. Үзенең медпункты эшли. Авыл хуҗалыгы коралларын сафка бастыручы остаханәләрдә, зур автогаражларда, башка төрле объектларда эшләүчеләр, аларның гаиләләре, балалар бакчасы хезмәткәрләре, анда тәрбияләнүчеләр сәламәтлеге сагында ачык йөзле, кешелекле, үз эшенең чын остасы, тәҗрибәле фельдшер Евдокия Яковлевна тора. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, ул ярдәмгә ашыга, җылы сүзе белән дә дәвалый. Хәтта Морбаш авылыннан да “безнең Дусябыз” янына дип киләләр. Үзе дә якын итә авылдашларын. Кайткан саен, күчтәнәчләр алып кайта аларга.
Дуся апа кебекләрнең хезмәтен бәяләп бетереп кенә булмыйдыр ул. Авыруларның, хезмәттәшләренең хөрмәтен казанган шәхес бик күп бүләкләргә, Мактау, Рәхмәт хатларына ия була. Ә иң олы бүләк – халык мәхәббәте. Аны ничек бәхетле димисең инде? Ул тормышка гашыйк кеше иде. Яхшы килен, уңган-булган хатын, балаларының, оныкларының яраткан әнисе, әбисе, аш-суга оста, тәмле куллы хуҗабикәнең гомере заяга узмаган. Юкка гына, мәхәббәтле гаиләдә генә бәхетле балалар үсә, димиләр инде. Тәрбияле, үзләре кебек тырыш өч кызга гомер бүләк итәләр, аларны кадерләп үстерәләр, һөнәрле итәләр.
- Безнең балачакларыбыз бәхетле булды. Әбиле-бабайлы төп йөртта үстек. Әбиебез безне чын татар кызлары итеп тәрбияләде, - дип искә ала олы кызлары Әлфия.
Ул Фатыйма әбисенең һөнәрен сайлады, гомерен балалар укытуга багышлады. Лилияләре – элемтә белгече. Бик яшьли бакыйлыкка күчкән Венера талантлы журналист, РСФСРның журналистлар берлеге әгъзасы иде. Урыны җәннәттә булсын. Бу дус-тату гаилә ике як туганнарын да үз итеп, аралашып, ярдәмләшеп яшәде, оныклары да элемтәләрне өзмиләр. Соңгы елларда Ирек абыйның әти-әнисе Дуся апа тәрбиясендә булдылар, туганнар, җыелышып, хөрмәтләп, аларны соңгы юлга озаттылар.
Матур эшләре белән якты эз калдырган Мусиннарны район халкы онытмый. Бүгенге көндә Ирек абый да исән түгел, Дуся апаның бакыйлыкка күчкәненә дә 1 ел вакыт узды. Олыларны хөрмәтләүче, кечеләргә ярдәм итүче кызлары тәрбиясендә булды ул. Якыннары, авыл халкы зурлап озаттылар аларны. Урыннары оҗмахта булса иде.
Клара Вәлишина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев