Безнекеләр тау чаңгысында ярыштылар
.
Бүген Югары Ослан районында "ТР Президенты Кубогына" тау чаңгысы спорты һәм сноуборд буенча V Фестиваль үтте. Анда безнең чаңгычылар да катнаштылар. "Свияжские холмы" шәһәр-курорты тавында дүрт спортчыдан торган 22 команда көч сынашты. Безнең команда - Ләшәү Тамактан Илнур Ханнанов белән Җәлилдән Оксана Жуйкова сноубордта узышсалар, Ләшәү Тамак мәктәбе директоры Ринат Дәүләтов белән Әлмәт мәктәбенең физкультура укытучысы Марат Әшрафуллин тау чаңгысында осталыкларын күрсәттеләр.
- Ел саен камилләшә барабыз, нәтиҗәләр дә яхшыра. Узган ел 13 нче урынны алган булсак, быел 8 нче баскычка күтәрелдек. Алга таба тагын да яхшырак күрсәткечләргә ирешүне максат итеп куябыз, - диде Ринат Сирин улы.
Без райондашларыбызны ихластан тәбрик итәбез һәм яңа үрләр телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев