САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнекеләр " ДЫХАНИЕ ЗЕМЛИ " конкурсында катнаштылар

10 октябрь көнне авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләрен туплаган төркем- Илхамова Г.(Каран ),Калимуллина И.(Ләшәү Тамак),Дөлмиева Г.(Иске Имән),Даутова Р.(Сөлек),Шаймарданова Ф,(),Якупова Х.(Янурыс),Ишанова Д.(Куҗак),Шарапова Г.( Иске Әлмәт),Биктимирова З.(Илексаз), Гаязова Л.(Кәүҗияк),Шамилова Г.(Рантамак), Мухтарова З.(Карашай Саклау),Шакирова Г.( Сарсаз Тәкермән)Акселмарданова Т.(Иске Кәшер), Шакирзянова Г.(Рангазар) Ахунова Әлфия ( Юлтимер)район мәдәният йорты методисты Каримова Э.җитәкчелегендә Саба районы Лесхозында уздырылган...

10 октябрь көнне авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләрен туплаган төркем- Илхамова Г.(Каран ),Калимуллина И.(Ләшәү Тамак),Дөлмиева Г.(Иске Имән),Даутова Р.(Сөлек),Шаймарданова Ф,(),Якупова Х.(Янурыс),Ишанова Д.(Куҗак),Шарапова Г.( Иске Әлмәт),Биктимирова З.(Илексаз), Гаязова Л.(Кәүҗияк),Шамилова Г.(Рантамак), Мухтарова З.(Карашай Саклау),Шакирова Г.( Сарсаз Тәкермән)Акселмарданова Т.(Иске Кәшер), Шакирзянова Г.(Рангазар) Ахунова Әлфия ( Юлтимер)район мәдәният йорты методисты Каримова Э.җитәкчелегендә Саба районы Лесхозында уздырылган «Дыхание земли» IV республика конкурсында катнаштылар. Конкурс программасы бай һәм эчтәлекле итеп оештырылган иде.
Катнашучыларны Лесхоз мәдәният йортында бик җылы каршы алдылар. Фойе өлешендә кул эшләренннән күргәзмә һәм "Красота родного края" дип исемләнгән фотокүргәзмә белән танышкач,"Колокольчик» музеенда булдылар. Тантаналы өлештә Саба муниципаль район башлыгы Минниханов Р.Н, Татарстан республикасы РНМЦ Минкультура җитәкчесе Завгарова Ф.Х.,Республика Югары Советы "Татарстан-новый век" иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Тарханова А.А. чыгыш ясадылар ,шунда ук җиңүчеләрнең презентацияләре тәкъдим ителде .Призлы урынны алучылар арасында Сөлек авылы мәдәният йорты җитәкчесе Даутова Р. ның презентациясе дә бар иде, ул III урынны яулады. Районыбыз данын яклаган, иҗади эшләүче Даутова Раушанияга алга таба да зур уңышларга ирешүен телибез.Конкурсның алдагы өлешендә 4 группага бүленеп, кәгазьдән күлмәк тегү,пластик калаклардан чәчәк панно ясау,картон коробкалардан"Бычок "эшләү,"Прекрасное далеко" открыткасы ясау буенча мастер класслар карап киттек.Аннары төшке аш һәм Саба урман хуҗалыгы Музеена юл тоттык.Кызыклы экспонатлар белән таныштык.Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә кызыклы квест прграмма булды, тәмле үлән чәйләрен авыз иттек,ярышларда катнаштык. Программаның азагы күңелле концерт һәм катнашучыларга истәлек дипломнары тапшыру белән тәмамланды.Безне кунакчыл каршы алган Саба ягына, әлеге конкурска баруны оештырган район мәдәният бүлеге җитәкчеләренә карата без рәхмәт хисләре белән кайттык.Онытылмас хатирәләр күңелләрдә озак сакланып, безне алдагы бәйгеләргә рухландырып торыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев